Яшәеш

Кече шәһәрләрдә һәм авылларда эшләүче табиблар өчен сөенечле хәбәр

Владимир Путин 1 марттан кече шәһәрләрдә һәм авылларда табибларга түләүләрне арттырырга тәкъдим итте

"50 000 -100 000 кеше яшәгән шәһәрләрдә табиблар өстәмә рәвештә 29 000 сум, уртача медицина персоналы 13 000 сум алачак. 50 000 кешедән азрак яшәгән җирдә табиблар өстәмә 50 000 сум, ә уртача медицина персоналы 30 000 сум алачак», - дип белдерде РФ Президенты.

1 апрельдән төбәкләр медицина персоналының хезмәт хакын 50% ка кадәр арттырырга, өстәмә түләүләрне саклап калырга тиеш.

 


Нет комментариев