Казаннан Түбән Новгородка электричка йөри башлады
Электричка «Зеленый Дол» станциясендә дә туктый.
Электропоезд шәһәрләр арасында, августта берничә көнне исәпләмәгәндә, көн саен йөриячәк.
??Электричка ТР башкаласыннан 5:10 сәгатьтә китә һәм Түбән Новгородка 11:30 сәгатьтә килеп җитә. Кире состав 16:08 сәгатьтә китә һәм Казанга 22:28 сәгатьтә кайта. Юл вакыты 6 сәгать тирәсе тәшкил итә.
Барлык маршрут буенча билетның тулы бәясе 1 292 сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев