Казандагы фирма 100 миллион сумга штрафка тартылган
Казанның «Грэйтстрой» фирмасы салымнар буенча бурычны киметү өчен ришвәт бирүдә гаепләнеп, 100 миллион сумга штрафка тартылды.
РФ Генпрокуратурасы хәбәр итүенчә, фирма оештыручысы арадашчы аша 55 миллион сум күләмендә ришвәт тапшырган. Оештыручы киметергә тырышкан бурыч тикшерү вакытында ачыкланган булган.
Штрафтан тыш, ришвәт бирүчегә һәм ришвәт алучыга карата җинаять эшләре кузгатылган, алар алдан тикшерү стадиясендә.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, фирманың Өстәмә бәя салымы (НДС) буенча бурычы 209 миллион сум тәшкил иткән, һәм бу эш буенча материаллар судка тапшырылган.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев