Казанда суд катер хуҗасына хөкем карары чыгарды
Казанның Киров суды катер йөртүчесенә хөкем карары чыгарды.
Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр иткәнчә, узган елның сентябрендә Иделдә «VBOATS» катеры «Венеция» яхт-клубы пирсы белән бәрелешкән.
Катер белән Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының эшләр идарәчесе, Балык Бистәсенең элеккеге башлыгы улы Илназ Вәлиев идарә иткән.
Татарстан транспорт прокуратурасы прокуроры позициясен исәпкә алып, гаепләнүчене ике ел һәм тугыз айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев