8 гыйнварга каршы төндә ашыгыч хезмәтләргә Тэцовская урамындагы янгын турында сигнал килә.
Бер катлы склад янган, дип хәбәр итә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
"Янгынны бетерүдә 12 янгын сүндерү машинасы һәм 37 кеше җәлеп ителде", – дип сөйләделәр ведомствода.
Янгын мәйданы 360 квадрат метр тәшкил иткән, зыян күрүчеләр турында рәсми мәгълүмат килмәгән.
Нет комментариев