Казанда шәһәр урманчылыгы идарәсе булдыру планлаштырыла
Татарстан башкаласы башкарма комитетында яңа бүлекчә – Шәһәр урманчылыгы идарәсе барлыкка килергә мөмкин. Тиешле карар проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.
Муниципаль казна учреждениесе шәһәр урманнарын куллану, саклау, яклау, яңарту һәм урман үстерү, шулай ук муниципаль урман контролен гамәлгә ашыру өчен җаваплы булачак.
Аерым алганда, идарә урман хуҗалыгы белән бәйле контрактлар буенча муниципаль заказчик буларак чыгыш ясаячак, үз вәкаләтләре кысаларында әйләнә-тирә мохитне саклау чаралары белән шөгыльләнәчәк, рөхсәт ителмәгән чүплекләрне бетерүдә катнашачак, шәһәр территориясендә урманчылыклар булдыру һәм бетереп язу буенча документлар әзерләячәк, урман төзү буенча чаралар гамәлгә ашырачак, гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен әзерләнгән агач исәбен алып барырга, урманнарны үзләштерү проектларының муниципаль экспертизасын оештырырга, муниципаль урман контролен гамәлгә ашырырга, урманнарда янгын куркынычсызлыгы чараларын оештыру өчен җавап бирергә тиеш.
Моннан тыш, нәкъ менә яңа учреждение Казан милке булган урман ресурслары күләме берәмлеге өчен түләү ставкасын һәм урман участогы мәйданы берәмлеге өчен түләү ставкасын (аны арендага бирү максатында), шулай ук агач күләме берәмлеге өчен түләү ставкасын билгеләү турында муниципаль хокукый актлар әзерләячәк, физик һәм юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирәчәк һәм үз вәкаләтләре кысаларында судларда катнашачак.
Шәһәр урманчылыгы идарәсе башлыгы Казан башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан закончалыкка ярашлы төзелгән контракт буенча билгеләнәчәк.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев