Казанда миллиардларча сумга «обналчылар» эше судка тапшырылды
Казанда законсыз акча «обналичивание» белән шөгыльләнгән төркемгә карата җинаять эше тикшерүе тәмамланды.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ
«Татар-информ»га билгеле булганча, 2023 елның октябреннән 2024 елның маена кадәр алар акчаларны законсыз рәвештә наличныйга әйләндерү белән шөгыльләнгән һәм «кәгазь НДС» ярдәмендә оешмаларга салымнардан качарга ярдәм иткән.
Җинаять төркемен оештыручы — Казанда яшәүче кеше — биш кешене җәлеп иткән: берәүләр кәгазь акчаларны йөрткән, икенчеләре клиентлар эзләгән, сөйләшүләр алып барган, ялган документлар рәсмиләштергән һәм бухгалтерия белән шөгыльләнгән.
Контрольдә тотылган фирмалар аша гаепләнүчеләр акчаларны законсыз рәвештә наличныйга әйләндерү операцияләре үткәргән, моның өчен кимендә 14 процент комиссия алганнар. Тикшерү мәгълүматларына караганда, керем 82 миллион сумнан артык булган. Икътисади полиция ачыклаганча, 2019 елдан 2024 елга кадәр бу схема аша кимендә 2,46 миллиард сум узган.
2024 елның августында законсыз банк эшчәнлеге турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган. Октябрь аенда инде Казанда һәм Лаеш районында тоткарлаулар узган.
Хокук саклау органнары йортларда һәм офисларда 12 тентү үткәргән. Документлар, мөһерләр, техника, банк карталары, караламалар һәм 2,1 миллион сум налич акча алынган.
Сорау алу вакытында контрольдә тотылган фирмаларның ике җитәкчесе үз гаепләрен таныган. Алты фигурантка карата җинаять эше карау өчен судка тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев