Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Зөмәррә Хәлитова 5 сентябрьдә Казанда туган. Ул 10 сыйныфны, аннары Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Әти-әнисе белән Мәскәүдә яшәгән. Сугыш башлангач, аларны Казанга эвакуацияләгәннәр. Сугыш вакытында Зөмәррә мәктәптә укыган. Аның әнисе режиссёр булып эшләгән, ә абыйсы Тинчурин театрының баш режиссёры булган.
Зөмәррә Рәхим кызы филармониядә, Актерлар йортында, «Вечерняя Казань» газетасында эшләгән. Ул «Рәссамнар берлеге» әгъзасы да булган, татарчадан русчага тәрҗемәче булып эшләгән. Шулай ук күп кенә классик әсәрләрне тәрҗемә иткән, рәсемнәр дә ясаган.
Зөмәррә Рәхим кызының дүрт баласы – ике улы һәм ике кызы – туган. Кызганычка каршы, хәзер аларның өчесе генә исән.
Хәзерге көндә ул улы белән яши. Инсульт кичергән, хәле бик авыр – йөрми һәм сөйләшми.
Нет комментариев