Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Казанда яшь полиграфистларны бүләкләделәр

Казанның 187нче күппрофильле лицеенда «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабында җиңүче һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.

Фото: «Татмедиа» республика агентлыгы

«Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча ярышта быел 187нче лицейдан дүрт, 175нче гимназиядән бер укучы көч сынашты.

Чемпионат «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында оештырыла. Аның төп максаты – талантлы яшьләрне ачыклау, югары квалификацияле кадрлар әзерләү һәм илнең технологик бәйсезлеген ныгыту. Быел катнашучылар биремнәрне реаль полиграфия производстволары шартларына якынлаштырылган мәйданчыкларда үтәде.

Ярышларның төп партнеры булып «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы чыгыш ясады. Агентлык җитәкчесе урынбасары Дмитрий Перевезенцев билгеләп үткәнчә, «Татмедиа» бу компетенциягә дүртенче ел рәттән кураторлык итә. Ул шулай ук чемпионат хәрәкәтенә ярдәм итү илкүләм күләмдә иң мөһим бурычларның берсе булып калуын җиткерде.

Фотоны 187нче лицей тәкъдим итте

187нче лицей директоры Гөлнара Галиева югары нәтиҗәләргә агентлык белән нәтиҗәле хезмәттәшлек аркасында ирешүен билгеләде. Аның сүзләренчә, киләсе елда чемпионат бишенче тапкыр узачак. Галиева хезмәттәшлек дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде һәм лицейның «Татмедиа»ның йомгаклау коллегиясендә мәктәп укучыларын полиграфия өлкәсенә әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашачагы турында хәбәр итте.

Быел Татарстанда «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабында барлыгы 352 компетенция буенча ярышлар узды. 187нче лицей аларның 21сендә катнашты. «Полиграфия технологияләре» компетенциясендә җиңү яулаган укучы хәзер Новосибирскида узачак илкүләм этапта республика исеменнән чыгыш ясаячак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев