Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Казанда «Бәхетле» челтәренең күпчелек кибетләрен ябу планлаштырыла

Inkazan хәбәрчесенең сүзләренә караганда, сәбәп — сәүдә нокталарының чыгымнарны күтәрә алмавы, кибетләргә ихтыяҗ юк.

Чыганак мәгълүматлары буенча, якын арада Залесный бистәсе янындагы шул исемдәге урамда һәм Авиатөзелеш районында Ленинградская урамында урнашкан кибетләр мәҗбүри рәвештә ябылачак. Моннан тыш, киләчәктә Чистопольская урамындагы һәм Оренбург трактындагы «Бәхетле» кибетләре да ябылачак.

Шулай итеп, эшләүче ике генә кибет калачак — Ершов һәм Павлюхин урамнарында. Шул ук вакытта, Казан үзәгендәге кибет бинасын сату көтелә, әмма «Бәхетле» анда төп арендатор булып калачак.

Inkazan «Бәхетле» матбугат хезмәтенә сорау юллады.

Inkazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев