Чикләр юк – мөмкинлекләр генә бар
Чара махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары өчен оештырыла. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 800дән артык катнашучы көтелә. Оештыручылар – Россия Мәгариф министрлыгы, «Ватанны саклаучылар» фонды һәм Татарстан Хөкүмәте.
Анда Яшел Үзәннән чыдамлыкның якты үрнәге, Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә бердәнбер тынычлык саклау бригадасы буларак билгеле Суворов орденлы 15нче аерым гвардия мотоукчылар бригадасында контракт буенча хезмәт иткән 51 яшьлек Марат Баһаветдинов катнашачак. Контрактны ул 2023 елда төзеп, кече сержант дәрәҗәсендә БТР өлкән йөртүчесе вазыйфасын үтәгән.
ХЕЗМӘТЕ ҺӘМ ЯРАЛАНУЫ
Хәрби биремне үтәгәндә Марат минага эләгеп, каты яралана. Баш мие җәрәхәтләнүе, сөякләре чәрдәкләнүе аркасында күз нервларына да зыян килә.
Шундый авыр нәтиҗәләргә карамастан, Марат өметен өзми, үз тормышы һәм карьерасы өчен көрәшүен дәвам итә.
ХЕЗМӘТТӘН СОҢ ТОРМЫШ
Тыныч тормышта Марат элекке эш урынына – РЖДның биналар һәм корылмаларны эксплуатацияләү буенча Горький дирекциясенә кайта, анда ул Яшел Үзән эксплуатация цехында 5нче разрядлы слесарь-сантехник вазифасын башкара.
Маратка шулай ук шәһәрнең Балалар иҗаты үзәгендә сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар музее директоры булырга тәкъдим иткәннәр. Ул яшьләрне патриотик тәрбияләүнең мөһим бурыч икәнен аңлый һәм бу җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер.
Марат – өч бала әтисе, аның 13 яшьлек улы үсеп килә, бу аны аңа үрнәк булырга тагын да ныграк рухландыра.
ЯҢА МӨМКИНЛЕКЛӘРГӘ ЮЛ
Марат Миншаһит улы алга барырга кирәклеген аңлап, сәламәтлегендәге чикләүләргә карамастан, «Абилимпикс» чемпионатында «Слесарь-сантехник» компетенциясе буенча катнашырга җыена.
Бу аның өчен һөнәри үсешкә баскан адым гына түгел, ә шәхси реабилитация һәм тыныч тормышка адаптациянең мөһим этабы булып тора. Анда катнашуны ул яңа мөмкинлекләргә трамплин дип карый.
Шундый масштаблы чарада көч сынашу аңа осталык күрсәтү генә түгел, ә һөнәриләр арасында танылу мөмкинлеге дә бирәчәк.
Моннан тыш, Марат чемпионатта катнашуын, шәхси җиңүдән тыш, башкаларны рухландыру мөмкинлеге икәнен дә аңлый. Ул МХОдагы хезмәте һәм алынган яралары кебек авыр сынаулардан соң да җәмгыятьтә үз урынын табып, уңышка ирешә алуын күрсәтергә тели. Аның тарихы шундый авырлыкларга очраган күпләр өчен үрнәк булып, чикләүләр максатларга ирешүгә киртә түгел икәнен күрсәтә ала.
ГАИЛӘ БӘХЕТЕ СЕРЛӘРЕ
Ныклы гаиләнең нигезендә һәрвакыт мәхәббәт, хөрмәт һәм уртак кыйммәтләр ята. Баһаветдиновлар гаиләсе тарихы – авыр 90нчы елларда нульдән башлап, чын династия төзергә мөмкин булуның якты үрнәге, анда һәр кеше – шәхес, ә бергә алар – бер команда.
Маратның иң мөһим сыйфаты – теләсә нинди хәлгә юмор һәм оптимизм белән карау осталыгы. Бу сыйфат гаилә девизына әйләнеп, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә.
Хатыны Елена исә, педагог, психолог буларак, һәрвакыт гаилә учагы сакчысы да, балаларга һәм тирә-яктагыларга остаз да була белә.
НӘСЕЛ ДӘВАМЫ: БАЛАЛАРНЫҢ УҢЫШЛАРЫ
Олы кызлары Арина Казан сәүдә-икътисад техникумын «Ресторан сервисы» белгечлеге буенча тәмамлаган, WorldSkills стандартлары буенча Россия җыелма командасы составында булган.
Ә уртанчысы – Илария WorldSkills чемпионатының Россия җыелма командасы катнашучысы булган һәм «Ресторан сервисы» компетенциясе буенча алтын медаль яулаган.
Иң кечесе Ермоген патриотик акцияләрдә актив катнаша.
Баһаветдиновлар – җәмәгать тормышының актив катнашучылары.
Бу гаилә – китап, анда һәр кеше – уникаль. Берсен булса да алып ташласаң, тарихның мәгънәсе югала. Шуңа күрә монда төп яки икенче пландагы рольләр юк.
Бу тарих – вакыйгалар хроникасы гына түгел, ә еллар узган саен ныгып, үз Ватанына лаеклы буын тәрбияләүче чын мәхәббәткә гимн.
Нет комментариев