Казанда 2026 елның 1 гыйнварыннан метрода йөрү һәм багаж илтү бәяләре үзгәрәчәк
Яшәеш

Казанда 2026 елның 1 гыйнварыннан метрода йөрү һәм багаж илтү бәяләре үзгәрәчәк

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Казанда метрополитен хезмәтләренә яңа тарифлар раслады.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Тиешле карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты һәм 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Документ нигезендә, бер тапкыр бирелә торган билет сатып алганда сәфәр бәясе 46 сум тәшкил итәчәк, ә 100 баруга транспорт картасы белән түләгәндә – 36 сум. Билгеләнгән нормалардан тыш кул йөген алып баруга тариф шулай ук 46 сум тәшкил итәчәк.

Юл йөрү өчен түләү акча һәм банк картасы белән дә, транспорт картасын яки QR-кодны кулланып башкарылырга мөмкин. Йөк өчен бәя аерым түләнә.

Татар-информ


Нет комментариев