Яшәеш

Казанда 2026 елда юл эшләренә 27 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итте.

Төп чыгымнар: 18,2 млрд сум — урам-юл челтәрен ремонтлауга, 890 млн — яңгыр суы канализациясенә, 3,5 млрд — юл объектларын төзү һәм реконструкцияләүгә, 4,6 млрд — «Безнең ишегалды» программасына. Барлыгы 2026 ел планында — гомуми озынлыгы 100 км артык булган 204 участокны ремонтлау.

Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында башкарыла.

Казанские ведомости


Нет комментариев