Казанда 2-сумлык тәңкәне 15 млн. сумга саталар
Яшәеш

Казанда 2-сумлык тәңкәне 15 млн. сумга саталар

Казан кешесе 2003 елгы 2 сумлык тәңкәне 15 млн сумга сата.

Фото: Татар-информ

Сайтларның берсендә урнаштырылган игъланга караганда, бу тәңкә сирәк очрый торган санала, аның тиражы 15 мең данә булган.

«Базар бәясе 30-40 мең сум икәнен беләм. Бу бәягә сатканчы, яхшырак ятсын. Сатып алучыны көтәм», – диелә игъланда.

Сатучы тәңкәнең чын икәнлеген белдерә һәм, кирәк булса, тиешле тикшерү уздырырга риза икәнен билгеләп үтә.

Татар-информ


Нет комментариев