Казанда 1 августта «Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәме узачак
Чара «Казан» Гаилә үзәге территориясендә оештырылачак һәм авиацияне популярлаштыруга, яшьләрне тармакка җәлеп итүгә һәм инженер-техник профессияләргә кызыксынуны арттыруга багышланачак, дип хәбәр итте Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының МАКС каналы.
Кунаклар өчен «Һөнәр юнәлеше аллеясы» оештырылачак, анда авиация тармагы предприятиеләре һәм профильле уку йортлары үз мөмкинлекләрен тәкъдим итәчәк.
Бәйрәм программасында:
- җирле артистларның чыгышлары,
- күңел ачу чаралары,
- мастер-класслар,
- шулай ук Татарстанның авиация сәнәгате хезмәткәрләрен – профессиональ эшчәнлектә аерым уңышларга ирешкәннәрне бүләкләү каралган.
Чараны оештыручы – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы. Бәйрәм 13:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев