Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Казан Кремленең Спас манарасы янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган утлы тамаша күрсәтәчәкләр

Казанда 21 июньдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган утлы тамаша узачак.

Татарстан башкаласы халкы шәһәрнең Бөек Җиңүгә керткән өлешенә багышланган уникаль мультимедиа тамашасын күрәчәк, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.

Зур күләмле видеопроекцияләр Бөек Ватан сугышы тарихы битләрен тергезәчәк һәм халыкның батырлыгы, чыдамлылыгы турында искә төшерәчәк. Аерым игътибар фронтовикларга, блокадникларга, тыл хезмәтчәннәренә һәм концлагерь әсирләренә биреләчәк. Оештыручылар сүзләренә караганда, яктылык инсталляцияләре – хәтерне саклау һәм тарихны яшь буынга тапшыруның хәзерге заман ысулы.

Утлы тамаша 21 июньдә 21:00 дән 23:00 гә кадәр Казан Кремленең Спас манарасы янында (Кремль территориясе, 8) узачак. Керү ирекле.

Казан «Җиңү яктысы» акциясе узачак дүрт шәһәрнең берсе булды. Уникаль видеопроекцияләрне шулай ук Түбән Новгород, Екатеринбург һәм Новосибирск халкы күрәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев