Казанда XVII Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум» икътисадый форумы кысаларында 16 майга кадәр Казан Кремлендә утлы шоу узачак.
Быел беренче тапкыр утлы проекциягә Кол Шәриф мәчете дә кертелде.
Моннан тыш, Казан Кремле стеналарында 480 метр озынлыктагы йөгерүче утлы сызык барлыкка киләчәк – ул Безымянная башнясыннан Спасская башнясына кадәр сузылачак.
Шоу көн саен кояш баегач, якынча 20:30да башланачак.
Видео: © «Татар-информ»
Татар-информ
Нет комментариев