«Казан – Сухум» авиарейсының өч пассажиры Россиядә 4,5 млн сумнан артык акча урлаган. Бу хакта Татарстан таможнясы хәбәр итә.
Казан аэропортында «яшел» коридор аша үткәндә ир-атларның кул йөкләрендә зур күләмдә акча табылган. Беренче пассажирда 2,145 млн, икенчесендә – 2,505 млн, ә өченчесендә – 2,530 млн сум булган. Евразия икътисадый берлеге (ЕАЭС) кагыйдәләренә ярашлы, эквивалентта 10 мең АКШ долларыннан артып киткән акча суммаларын декларацияләргә кирәк. Әмма бу пассажирларның берсе дә әлеге процедураны үтәмәгән.
Ир-атларга физик затның акчаны декларацияләмәве турындагы статья буенча административ эшләр кузгатылган. Хокук бозучылардан рөхсәт ителгән декларацияләнми торган лимиттан артып киткән суммалар алынган: беренчесеннән – 1,290 млн сум, икенчесеннән – 1,650 млн, өченчесеннән – 1,675 млн сум. Алынган акча чаралары административ эшләр буенча суд карары чыкканчы саклауда булачак, диелә хәбәрдә.
Татар-информ
Нет комментариев