Карамалы Тау бистәсендә йорт һәм хуҗалык корылмалары тулысынча янып беткән
28 июль – 3 августта янгын сүндерүчеләр 17 чакыру кабул итеп алган.
Шуларның 8е ялган булган. 4 янгын очрагы теркәлгән.
Карамалы Тау бистәсенең Кочемировская урамындагы йортта янгын, якынча ясалган нәтиҗәләргә караганда, электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә бозудан чыккан. Бу очракта йорт һәм хуҗалык корылмалары тулысынча янып бетеп, барлыгы 93 квадрат метр мәйданга зыян килгән.
К.Маркс урамындагы күп фатирлы йортның подъездында электр щитында янгын чыккан. 3 квадрат метр мәйданга зыян килгән. Бу очракта корым исеннән агуланган 90 яшьлек хатын-кызны госпитализацияләгәннәр. Янгынның якынча сәбәбе – электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә бозу.
Щурячий бакчакчылык җәмгыятенең Солнечная урамындагы участокта утның билгесез затлар гаебеннән чыккан булуы бар. Нәтиҗәдә, өйнең стенасына зыян салынган.
Фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев