Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Кара исемлектә – иң якын кешеләр (редакциягә килгән хат)

Илфатка өч яшь булганда, аны эчкече әниләреннән алганнар һәм тәрбия күрмәгән ач малайны авылда яшәүче дәү әнисенә биргәннәр. Оныгын кешедән ким итмичә үстерү, укыту өчен, әбисе йортын сатып, барлык булган акчасын кушып, фатир сатып алган, шәһәргә күченгән. Шул вакыттан башлап, әти-әнисен елга берничә тапкыр гына күреп, әбисе белән яшәгән. Ә тегеләре айнымыйча эчүләрен дәвам иткән, икесенең берсе беркайда да эшләмәгән...

Мин Яшел Үзән районының бик матур авылында туып үстем һәм хәзерге вакытта Казанда яшим. Әти-әнием исән-саулар, Аллаһка шөкер, еш кайтып йөрергә тырышам, алардан да якын һәм кадерле тагын кем бар?

«Яшел Үзән»не мин үземне белә-белгәннән бирле алдыралар, бәлки мин туганчы да язылганнардыр, сораганым гына юк. Кайткан саен газеталарга күз йөртеп чыгам, ошый бик. Үземне башта бик тә шаккатырган хәл турында язарга булдым мин дә. Аннары эшнең нидә икәнен белгәч, тынычландым инде. Әмма үземнең әти-әнием белән аралашмавымны күз алдыма да китерә алмыйм, кайчакта көнгә ике-өч шалтыратып алам үзләренә, кая ул аларны кара исемлеккә тыгу! Тик, әти-әниләрнең дә төрлесе бар шул... Ә үземнекеләр өчен мин Аллаһка шөкер итеп туймыйм, озын гомерләрен генә бирә күрсен.

Әйткәнемчә, мин Казанда яшим һәм бер яхшы гына фирмада эшлим. Хезмәт куйган бүлек җитәкчемнең аянычлы язмышы турында сүзем. Аны Илфат дип атыйм инде, күптән түгел әти-әнисенең телефон номерларын кара исемлеккә ташлады. Улына шалтырата алмагач, әнисе аның янына эшкә килде. Әмма ул секретарьгә әнисе булмавын, үзенең ятим икәнен әйтте. Шуннан соң, оешма сакчыларына «мошенница»ны бинадан чыгарырга кушты. Без, әлбәттә, моны күреп торучылар, шаккаттык. Минем мөнәсәбәтләр аның белән дустанә булганга, мондый адымының сәбәпләрен сорамыйча булдыра алмадым. Чөнки Илфат үзе бик әйбәт кеше һәм бу кыланмышлары аңа һич кенә дә туры килми иде. Сөйләде, эчен бушатты.

Илфатка өч яшь булганда, аны эчкече әниләреннән алганнар һәм тәрбия күрмәгән ач малайны авылда яшәүче дәү әнисенә биргәннәр. Оныгын кешедән ким итмичә үстерү, укыту өчен, әбисе йортын сатып, барлык булган акчасын кушып, фатир сатып алган, шәһәргә күченгән. Шул вакыттан башлап, әти-әнисен елга берничә тапкыр гына күреп, әбисе белән яшәгән. Ә тегеләре айнымыйча эчүләрен дәвам иткән, икесенең берсе беркайда да эшләмәгән. Әлбәттә инде, аналарына балаларын тәрбияләгән өчен, алимент та түли алмаганнар. Кая ул түләү, улларын күрергә килгән булып, әниләреннән гел акча сораганнар.

Дәү әнисе белән икесенә җиңел булмаган, әлбәттә. Шуңа Илфат укыган вакытта ук акча эшли башлаган. Югары белем алган һәм яхшы төзелеш компаниясендә бүлек җитәкчесе дәрәҗәсенә үскән. Бу әлегә. Аның башы белән ул әле тагын да үсәчәк. Дөньядагы иң якын кешесе – дәү әнисен югалтуны бик авыр кичергән. Шуннан соң әти-әнисе белән күбрәк аралаша башлаган. Ә тегеләре, үз чиратында, улларының акчаны яхшы эшләвен белгәч, «туры юлга басканнар». Әнисе Илфатны эчүен ташлавына һәм эшкә урнашуына ышандырган. «Синең вакытың да юк, көне-төне эштә, әнигә кабер ташы урнаштыру мәшәкатен үз өстемә алыйм», – дип, ярдәмен тәкъдим иткән. Илфат, әнисенең чынлап та үзгәрүенә ышанып, яхшы гына сумманы тоттырган. Чөнки моның шулай булуын чын күңелдән теләгән. Материаль яктан тәэмин ителгәнлегенә карамастан, янында якын кешеләргә бик мохтаҗ булган. Әмма, җәфа-ана, кулына акчаны алуга, юкка чыккан. Бу Илфатны сындырган. Дәү әнисен җирләгәнгә әле ярты гына ел узган булган һәм менә тапкан анасы аны шулай алдаган. Ул чакта Илфатка 26 яшь булган.

Әлбәттә, әти-әнисе озакка түгел, теге кабер ташына дигән акчаны эчеп-туздырып бетергәнче генә югалып торган. Әледән-әле улларына мөрәҗәгать итеп, акча сорап ялынганнар. Бу кешеләрнең үзен бер генә тамчы да яратмауларын, бары тик акчага гына янына килүләрен Илфат аңлаган. Бернигә карамый, ул аларга акча биргән һәм шул рәвешле яхшылык эшлим дип уйлаган. Әмма, берникадәр вакыттан соң, бу төпкә төшкән кешеләр бөтен чикләрне узган һәм улларының сабырлыгы шартлаган.

Ничектер әнисе шалтыраткан һәм калтыранган тавыш белән, әтисенә инфаркт булуын, ашыгыч ярдәм машинасы алып китүен, әмма больницада аны дәваламаулары турында хәбәр иткән. Әтисенең гомере өчен курыккан Илфат, шунда ук танышына (больница мөдиренә) шалтыратып, әтисенә тизрәк ярдәм күрсәтүләрен үтенгән. Соңрак, бернинди үлем хәлендәге ир-атның да булмавы, ә лыгыр исерек килеш яхшы гына башын бәргән бомж кыяфәтле берәүне алып килүләре ачыкланган. Ул Илфатның әтисе булып чыккан. Хастаханә мөдире мондый хәлдән бик аптыраган, ә Илфат оятка калган.

Күпмедер вакыттан соң, әнисе кабат әтисен дәваларга акча сорап шалтырата. Зур сумма атамаса да, бу юлы инде, болар белән тәҗрибә алган Илфат, сүзләргә генә ышанмыйча, таләп ителгән дәвалау өчен түләргә үзе больницага килә. Һәм, әлбәттә инде, бу юлы да бернинди дә акча түләргә кирәк булмый. Чөнки, хәтта, алкоголикларны да дәүләт хисабына дәвалыйлар.

Биредә эшләүче шәфкать туташы, әнисенең ире янына килгән саен, рәхмәтсез һәм рәхимсез улыннан зарлануы турында җиткергәч, Илфат бөтенләй чыгырыннан чыга. Имеш, алар ире белән улларын тәрбияләүгә бөтен гомерләрен, аны аякка бастыру өчен соңгы тиеннәрен биргән. Ә ул, бик зур хезмәт хакы алып эшләвенә карамастан, аларга бөтенләй дә ярдәм итми. Менә шул хәлләрдән соң Илфатның түземлеге бетә һәм ул әти-әнисеннән баш тарта, үзен ятимнәр рәтенә куеп, аларның барлыгын да онытырга тели. Аралашмый, телефон номерларын блокировкалый. Мин аны елый-елый тыңладым. Мондый очракта мин Илфат яклы һәм аны бер тамчы да тәнкыйтьләмим.
Әгәр дә минем белән килеш­мәүчеләр булса, үзләрен аның урынына куеп карасын.

Гөлирам Җ. Казан

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев