Бәхетсез очрак 14 гыйнварга каршы төндә була.
«Таткрахмалпатока» АҖ 30 яшьлек хезмәткәре ашлык әйләндергеченә кысылган. Алынган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә ул һәлак булган.
Фаҗига урынына район прокуроры Эдуард Садреев килгән. Эш бирүче тарафыннан хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен тикшерү башланган.
Нет комментариев