Ир-ат чебен аркасында күзсез калган
Бәла аяк астында ята шул…
Кытайда бер ир чебен аркасында күзсез калган. Безелдәп йөзенә кунган чебенне ир тиз генә чәпәп үтергән. Бер сәгатьтән соң кытайның күзе кызарган, аннан шешенгән һәм авырта башлаган. Көннән-көн үзен начар хис иткән бичараны дәваханәгә озатканнар. Әмма анда конъюнктивит диагнозы куеп, дарулар тәгаенләп, өенә кайтарып җибәргәннәр. Ә табиб язган даруларның бер файдасы тимәгән. Ирнең сул як күзе шешүен дәвам иткән һәм ул тора-бара күрми башлаган. Кабаттан ясалган тикшеренүләр ирнең чебенне үтергәндә күзенә бактериаль инфекция кертүен ачыклаган. Ләкин дөрес диагноз соң куелган. Бактериаль инфекция баш миенә үтеп кермәсен өчен ирнең күз алмасын алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев