Җиңү көне мөбарәк булсын!
Хөрмәтле укучыларыбыз!
Сезне чын күңелдән 9 Май – Җиңү көне белән тәбрик итәбез!
Бу бөек бәйрәм – батырлык, ныклык һәм Ватанга тугрылык символы. Без фронтта һәм тылда фидакарь хезмәт куйган каһарманнар алдында баш иябез, аларның батырлыгы һәм корбаннары өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез.
Җиңү алып килгән буынның якты истәлеге күңелләрдә мәңге саклансын. Илләребездә тынычлык, иминлек һәм бердәмлек хөкем сөрсен. Һәр гаиләгә сәламәтлек, бәхет һәм тыныч күк йөзе телибез!
9 Май – Җиңү көне мөбарәк булсын!
Ихтирам белән, "Яшел Үзән Медиа" редакциясе коллективы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев