Җырчы гаилә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның бергә гомер итүенә 10 ел тулган.
Һәр гаиләдә булган кебек, аларда да ызгышкан мизгелләр була, тик алар җыр аша бик тиз дуслашуларын әйттеләр.
«Савыт-саба да шалтырый. Бөтен үпкәләүләр җыр белән бетә», – диделәр алар ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафон кысаларында «Болгар» радиосы студиясендә барган тапшыруда.
Шәрипҗановлар студиягә икесе дә пардан яшелдән киенеп килгәннәр. «Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты ул. Тормыш билгеләрен күрсәтеп бара инде.
Мин Гөлназга: «Ак Барс» киеменнән киенеп барам әле» дигән идем, Гөлназ миңа: «Ә мин шуңа туры килә торган үземнең яшел күлмәгемне киям, ди», – дип сөйләде Илсур. «Холыклар кызу булса да, хәтеребез начар. Бигрәк тә Гөлназныкы», – дип тә шаяртты гаилә башлыгы.
Чыганак:ТАТАР ТУДЕЙ - ИҢ ХАЛЫКЧАН ТАТАРЧА МЕДИА | ТАТАРЫ
Фото: Интернет челтәреннән
Нет комментариев