Илмира Нәгыймова: «Минем беткән нервыларым»
Җырчы Илмира Нәгыймова сеңелесе өчен борчыла.
Ул болай дип уртаклаша:
«Әни сеңлемне 43 яшьтә тапкан. Ул үзенең йөкле икәнен 7 айга кадәр белмәгән. Гөлназ йөрәк зәгыйфьлеге (порок сердца) белән туган. Бу – 6нчы операция, кардиостимуляторын алыштырдылар. Хәзер тагын 8-10 елдан алыштырасы була, һәм гомер буе шулай. Наркозсыз алыштырганнар, «түзәрсең» дигәннәр. Барысы да узды. Минем беткән нервыларым», – дип язган җырчы.
Фото: Илмира Нәгыймованың шәхси архивыннан.
Кызыл таң
Автор:Резида Валитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев