Игътибар: боз сөңгеләре һәм түбәдән кар төшү куркынычы
Температура үзгәрү сәбәпле, биналар янында йөрү куркыныч булырга мөмкин. Түбәләрдә җыелган кар һәм боз теләсә кайсы вакытта төшеп китәргә мөмкин.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Үзегезне һәм якыннарыгызны ничек сакларга?
- Боз сөңгеләре яки кар катламнары асылынып торган бина диварларыннан ераграк йөрегез.
- Мәгълүмат такталарын игътибарсыз калдырмагыз — алар сезнең куркынычсызлыгыгыз өчен куелган.
- Автомобильләрегезне йорт фасадларына якын калдырмаска тырышыгыз.
- Балалар белән сөйләшегез: елның бу вакытында ни өчен түбә астында уйнарга ярамаганын аңлатыгыз.
Боз сөңгеләрен һәм кар өемнәрен күрсәгез, кая мөрәҗәгать итәргә?
Яшел Үзән районында түбәләрне кардан чистартуны идарә итүче компанияләр (УК) — ихтыяҗ буенча һәм гаризалар нигезендә башкара.
Әгәр сез куркыныч бозлавык күрсәгез, бу хакта үз идарә итүче компаниягезгә хәбәр итегез.
Телефон номерлары:
📞 ТАИФ СЕРВИС: 4-96-30
📞 В ЦЕНТРЕ: 5-28-65
📞 СТАРТ: 4-06-91
📞 РЕСПЕКТ: 6-07-24
📞 АДС: 4-27-15
📞 УЮТНЫЙ ДОМ: 6-06-60
📞 БИЗНЕС ЦЕНТР: 3-65-34
📞 ЕАДС: 3-30-02
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев