Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Җиде балалы гаилә урамда калган

***

Башкортстанның Молоканово авылында күп балалы гаилә яши торган өй янып беткән.

Агач өйдә янгын шәм аркасында килеп чыккан. Коткаручылар килгәндә, өйдән барысы да үзләре чыккан. Фаҗига вакытында өйдә балалар һәм аларның анасы була.

«Якынча ачыкланганча, янгын шәм кулланганда саксызлык аркасында чыккан булуы ихтимал. Бу көнне авылда электр белән тәэмин итү өзелгән, шуңа күрә караңгы вакытта өйдә шәм яндырганнар», – дигәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгын башланганда, өйдә 39 яшьлек хатын, аның 11, 8, 5, 4, 2 яшьлек балалары һәм яңа туган сабые була. Хуҗабикәнең тагын бер баласы – 12 яшьлеге – кунакта була.

Хәзер гаилә туганнарында яши, диелә хәбәрдә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев