Язгы вируслар активлашуы куркынычы: ничек сакланырга?
Атна эчендә Татарстанда 12 114 очрак ОРВИ һәм грипп теркәлгән.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Бу эпидемия чигеннән 46%ка түбән, дип хәбәр итә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте.
Ел башыннан грипп вируслары активлыгы түбәнәя. Тугызынчы атнада аларның өлеше 17% тәшкил иткән.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, ОРВИ белән авыручылыкның сезонлык дәрәҗәсе саклана, ул нигездә грипп булмаган респиратор вируслардан килеп чыга, бу елның хәзерге вакытына хас.
Шул ук вакытта ведомство вирусларның язгы активлашуы турында кисәтә. Салкыннан җылыга күчү чорында һава температурасы һәм дымлылыгы үзгәрә, бу сулыш юллары лайлалы тышчасының иммунитетын көчсезләндерергә мөмкин.
Шуңа бәйле рәвештә, халыкка кулларны даими юарга, биналарны җилләтергә, эш өслекләрен һәм гаджетларны эшкәртергә, авырулар белән аралашудан сакланырга тәкъдим ителә.
Исегезгә төшерәбез, халыкны авырулар профилактикасы турында мәгълүматландыру «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
ТНВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев