Яшьләр эшләре бүлеге хезмәткәрләренә ГТО билгеләре тапшырылды
Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре бүлеге хезмәткәрләренә ГТО билгеләре турыдан-туры эш урыннарында тапшырылды.
Бу — сәламәт яшәү рәвешенең һәм актив тормыш позициясенең ачык мисалы. Хезмәткәрләр үзләре дә спорт белән шөгыльләнеп, яшьләргә матур үрнәк күрсәтә.
ГТО билгесе — яхшы физик әзерлек, тырышлык һәм ихтыяр көче нәтиҗәсе. Бүләкләнүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз! Яңа уңышлар, сәламәтлек һәм спорт рухын югалтмавыгызны телибез!
ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе — Марат Халитов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев