Яшен сукканнан соң исән калган турист «теге дөньяда» нәрсәләр күргәнен сөйләде
32 яшьлек Павел Смирнов дуслары һәм абыйсы белән Самарадан Батумига ял итәргә килгән.
32 яшьлек Павел Смирнов дуслары һәм абыйсы белән Самарадан Батумига ял итәргә килгән. Бер кич алар кояш бату мизгелләре белән хозурлану һәм бик матур табигать күренеше фонында ролик төшерү өчен пирска җыелган. Шунда бик каты яшен яшьнәп, туристның гомере кыл өстендә калган. Егетләр күк күкрәүне ишеткән бер мәлдә Павелны яшен суккан. Ул санаулы мизгелләр эчендә җиргә егылган, киеменә ут капкан. «Ашыгыч ярдәм» килеп, егетне шуның кадәр каты яшен сугып та, исән калуына шаккаткан. Хәзер ул – Батуминың республика хастаханәсендә дәвалана.
Павел яшен сукканнан соң ни кичерүе турында сөйләгән.
- Беренчесе – мин теге башында яктылык булган туннель күрдем. Биеп торасың һәм 1 секундтан – егыласың. Бөтен эчең тәмугтагы кебек яна, сулавы кыен, аяк-кул эшләми. Бераз гына яшим дә буылып яки янып үләм дип уйладым. Бөтен эчем янды», – дип сөйләгән Павел.
Аңына килгәч, ул үзен инвалид калган дип уйлаган – чөнки тәнен тоймаган.
- Егетләр, яшен сукты сине, дигәч, бетәм дип уйладым. Аяк-кулны тоймадым. Бер кулны бераз гына селкетә алдым. Бөтен тән сызлый, эчәкләр авырта. Шулай аз гына яшәп калдым, дип уйладым, – дип искә алган ул. – Егетләр миңа иелгән дә сораша, ә мин «селкенә алмыйм» дип кенә әйтәм. Берсе минем янган майканы сүндерде. Кроссовка өзгәләнгән иде. Шортыларны ерткалап ташлаган күк.
Табиблар, Смирновны 1-2 көннән чыгарачакбыз, дигәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев