Узган атна янгын сүндерүчеләр өчен тыныч узган, 6 тапкыр чакыртканнар, шуларның 4есе ялган булган. Бер тапкыр үлән януны сүндергәннәр. Полиция органнары белән ике тапкыр ярдәмгә чыкканнар.
Фото: редакция архивыннан
Яшел Үзәннең Загородная урамындагы йортта фатир ишеген ачарга туры килгән. Хәле начарланган хуҗаны медиклар кулына тапшырганнар.
Ә Заикин урамындагы 14нче йортның бер бүлмәсендә бикләнеп калган ир-атка ашыгыч медицина ярдәме инде таләп ителмәгән. Янгын сүндерүчеләр гидравлик авария-коткару инструментын кулланып, ишекне ачкан һәм өлкән яшьтәге ир-ат мәетен тапкан.
Нет комментариев