Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Яшел Үзәннең Ленин урамыннан 22 яшьлек ирнең машинасын урлаганнар

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 18 җинаять теркәлгән.

Фото: редакция архивыннан

Шуларның 16ысы – шәһәрдә, 2се районда булган. 5 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 талау, 9 урлау, 7 мошенниклык, 1 транспорт чарасын урлап алып китү очрагы теркәлгән.

Столичная урамындагы кибеттән 1 мең сумлык товар урлаганда беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 36 яшьлек ир тоткарланган.

Столичная урамында билгесез зат «МАЗ» автомобиленнән хуҗасының картасын урлап, шуңа 2680 сумлык ягулык сатып алган. Моның буенча Казанда яшәүче 33 яшьлек ир тоткарланган.

Ленин урамыннан 22 яшьлек ирнең «ВАЗ24074» автомобилен урлап киткәннәр. Соңыннан автомобиль Заикин урамында табылган. Моны беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 26 яшьлек һәм 15 яшьлек яшел үзәнлеләр кылган.

«Зеленый Дол – Васильево» тимер юлының 765нче чакрымында бәхетсезлек очрагы теркәлгән: 16 яшьлек яшүсмернең, кармагы электр линиясенә тиеп термик пешүләр алудан, гомере өзелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев