Яшел Үзәннең Чапаев урамында фаҗига
Яшәеш

Яшел Үзәннең Чапаев урамында фаҗига

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте 954 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 558е – шәһәрдән, 396сы районнан булган. 326 кешене госпитализацияләгәннәр: 224е –
шәһәрдән, 102се – районнан.

Ленин урамында күршесе кыйнаган, баш мие селкенгән 58 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны травматологиягә китергәннәр.

Медикларны Чапаев урамында танышы муенына, кулына пычак кадаган 43 яшьлек ир-ат янына чакырт­каннар. Зыян күрүче хирургиягә китерелгән.


Нет комментариев