Яшел Үзәннән Артур Кәримов «Абилимпикс» 2024 Милли чемпионатында көмеш медаль яулады
Ул чемпионатта катнашучылар Татарстан Республикасына 20 компетенциядә алып кайткан 66 медальнең берсенә ия булды!
26-29 октябрь көннәрендә Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Медицина һәм социаль тәрбия» компетенциясендә «Абилимпикс» 2024 Милли чемпионаты узды.
Өч көн дәвамында катнашучылар үпкә ялкынсынуы вакытында пациентны карау буенча конкурс биремнәрен үтәде. Авыруның функциональ халәтен бәяләү, бизгәкнең төренә карап пациентка ярдәм күрсәтү, табиб кушуы буенча дару препаратын кабул итүне тәэмин итәргә кирәк иде. Моннан тыш, катнашучылар дару препаратларын кабул итү кагыйдәләре һәм үпкә ялкынсынуының азуын профилактикалау турында әңгәмә үткәрде.
Ярышлар Кунак йортында узды һәм анда 120 меңнән артык кеше булды. Катнашучыларны бүләкләү Россия эстрадасы йолдызлары чыгышы белән үрелеп барды.
Безнең Татарстан Республикасын әлеге чемпионатта «Медицина һәм социаль тәрбия» компетенциясе буенча Яшел Үзән медицина көллияте студенты Артур Кәримов яклады. Ул эксперт-остаз, көллиятнең һөнәри модуль укытучысы Екатерина Якимова җитәкчелегендә югары нәтиҗәләр күрсәтте.
Тырышлык югары бәяләнде, Артур Кәримов киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча көмеш медаль яулады! Бу Татарстан Республикасында һөнәри белем бирүнең сыйфатын һәм остазларның фидакарь хезмәтен күрсәтүче уңыш. Артур югары әзерлек дәрәҗәсен һәм җиңүгә бетмәс-төкәнмәс ихтыярын исбатлый алды.
Ул чемпионатта катнашучылар Татарстан Республикасына 20 компетенциядә алып кайткан 66 медальнең берсенә ия булды! Команда зачетында Татарстан медальләр саны буенча икенче урынны яулады.
Яшел Үзән медицина көллияте студентын һәм эксперт-остазны җиңүе белән котлыйбыз! Ильмира Фатыйхова җитәкчелегендәге көллият коллективының югары нәтиҗәләргә ирешүе беренче генә түгел. Димәк, уку йорты студентларны профессиональ яктан әзерли һәм алар нинди генә бәйге-ярышларда катнашса да, сынатмый, төпле белемгә ия булуларын исбатлый ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев