Яшел үзәнленең 2 млн сумга якын акчасы җайлы гына мошенниклар кесәсенә кереп утырган
Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 45 җинаять теркәлгән.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Шуларның 40ы – шәһәрдә, 5есе районда булган. 9 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 2 талау, 21 урлау, 17 мошенниклык булган.
Рогачев урамындагы кибеттән 652 сумлык товар урлаганда 28 яшьлек яшел үзәнле тотылган.
Акционерлык җәмгыяте складыннан бер төркем кеше, алдан сүз куешып, 48662 сумлык товар урлаган. Моның буенча 60 һәм 61 яшьлек ир-атлар тоткарланган.
Билгесез зат 62 яшьлек хатын-кызга акчасын саклап калуны тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә, ышанучан пенсионер 1 700 000 сум акчасыннан колак каккан. Ни кызганыч, кешеләр банкларга түгел, чит-ят кешеләргә күбрәк ышана. Күргәнебезчә, 2 млн сумга якын акча җайлы гына мошенниклар кесәсенә кереп утырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев