Яшел үзәнлеләрне онлайн-вебинарларда катнашырга чакыралар
«Навигатор» яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар республика үзәге яшь яшел үзәнлеләрне онлайн-вебинарларда катнашырга чакыра.
Шәхесара мөнәсәбәтләр, үзмәшгүллеккә ирешүнең нәтиҗәле ысуллары, психологик иминлеккә ирешү, хәзерге дөньяда үз-үзеңне табу – шәхес психологиясе күзлегеннән караганда, замана яшьләрен борчый торган сорауларның кайберләре. Бу һәм башка мәсьәләләр онлайн-вебинарлар программасына кертелгән.
Онлайн гариза биргән һәр кеше үзе барырга теләгән вебинарларны сайлап алырга һәм экспертларга сораулар бирергә мөмкин.
Вебинарларның графигы һәм тематикасы белән танышырга, шулай ук катнашуга заявканы түбәндәге сайтта бирергә була: gburcnavigator.getcourse.ru
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев