Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндәге янгында ике кешенең гомере өзелгән

Яшел Үзәндә Катин урамындагы шәхси бүрәнә йортта коточкыч янгын чыккан. Ут торак төзелешен генә түгел, каралты-кураларны да колачлап тиз таралган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, янгын мәйданы 125 квадрат метрны тәшкил иткән. Янгын сүндерүчеләр ике һәлак булучының гәүдәләрен тапкан – 69 яшьлек ир-ат һәм аның 94 яшьлек әнисе.

Хәзерге вакытта янгын чыгуның сәбәпләрен Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре билгели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев