Яшел Үзәндә тәнен төрле урыннан мәче тырнаган хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән
9-15 февральдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 958 чакыру килгән.
Фото: ясалма интеллект
Шуларның 557се – шәһәрдән, 401е районнан булган. 395 кешене госпитализацияләгәннәр: 286сы – шәһәрдән, 109ы – районнан.
Королев урамында ире кыйнаган 29 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны травмпунктка китергәннәр.
Фрунзе урамында төтен исеннән агуланган 80 яшьлек хатын-кызга һәм 81 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аларны терапия бүлегенә алып килгәннәр.
К.Маркс урамында тәнен төрле урыннан мәче тырнаган 46 яшьлек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән.
К.Маркс урамында күршесе кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән 66 яшьлек исерек иргә ярдәм күрсәтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев