Коткаручылар Яшел Үзәндә «Магнит» склады түбәсе ишелү урынында эзләү эшләрен тәмамладылар.
Фото: Происшествия Татарстан
ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, хәрабәләр астында кешеләр табылмаган.
«Яшел Үзәндәге склад түбәсе ишелү урынында эшләр кичке җиденче яртыга кадәр дәвам итте. Янгын-коткару бүлекчәләре кар массасы һәм төзелеш конструкцияләре өемнәрен сүтте, өч берәмлек инженер техникасы (погрузчик) җәлеп ителде. Эзләү эшләре тулы күләмдә башкарылды. Хәрабәләр астында зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар табылмады», – дип билгеләделәр ведомствода.
Происшествия Татарстан
Нет комментариев