Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Росгвардия хезмәткәрләре электроника кибетеннән смартфон урлауда шикләнелүчене тоткарлаган

Ведомстводан тыш сак хезмәтенә Төзүчеләр проспектындагы бер кибеттән товар урлану турында хәбәр килеп ирешә.

Әлбәттә инде,  росгвардиячеләр вакыйга урынына оператив рәвештә барып җитә. Алар тиз арада кибеттәге сак хезмәткәреннән сәүдә залында бер ирнең куенына мобиль җайланма яшереп, аның өчен түләмичә кибеттән чыгып киткәнен видеомонитор аша  күзәткәнен  ачыклый. Әгәр дә урынга росгвардиячеләр ук урынына очып килгән икән, анда инде җинаятьчеләргә тотылудан ары башка юл калмый. Һәм бу юлы да нәкъ шулай була.

Урлауда шикләнелүче – 33 яшьлек ирне патруль торучылар сәүдә залы эчендә үк тоткарлый  һәм процессуаль карар кабул итү өчен полициягә китерә. Урланган 46 мең сумлык смартфонны полиция хезмәткәрләре тоткарланучыдан табып ала.

Хәзерге вакытта гаепләнүче  яшел үзәнлегә карата РФ Җинаятьләр  кодексының 158нче маддәсендә («Урлау»)  каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә. Ә инде төп карарны тикшерүләрдән соң суд чыгарыр. Урлашып йөри торган заман түгел хәзер. Шуны онытмасыннар иде начар уйлы һәм озын куллы җинаятьчел элементлар. Бер яктан – камералар, икенче яктан – хокук сакчылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев