Яшел Үзәндә проекцион кичүләр барлыкка килә
Шәһәр урамнарында беренче проекцион җәяүлеләр кичүләре эшли башлады. Заманча җиһазлар Карл Маркс һәм Гоголь урамнарында урнаштырылган.
Проекцияле билгеләр гадәти «зебра»ны яктылык нуры белән кабатлый, шуңа күрә кичү машина йөртүчеләр өчен аеруча яхшы күренә. Бу исә җәяүлеләр иминлеген арттырырга ярдәм итә. Агымдагы елда тагын сигез шундый объект урнаштыру планлаштырыла: шәһәрдә – алты, Осиново бистәсендә – ике.
Проекторлар, беренче чиратта, балалар һәм яшүсмерләр иминлеге өчен мәктәпләр һәм балалар учреждениеләре янында куела. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга чакырабыз: юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез һәм үзегезне саклагыз!
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев