Яшел Үзәндә өмәләр дәвам итә
Яшәеш

Яшел Үзәндә өмәләр дәвам итә

Мирный микрорайонындагы Алтынов паркы территориясен тәртипкә китерергә Башкарма комитет хезмәткәрләре һәм волонтерлар чыкты.

Гомуми тырышлык белән 50 капчык чүп-чар, коры яфрак һәм ботаклар җыелды.

Барлык оешмалар һәм учреждениеләр традицион рәвештә территорияне чистарту һәм төзекләндерү буенча ике айлыкта катнаша, ул 1 апрельдә старт алды.
Һәр шимбә һәм чәршәмбе предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, ТОС, бакчачылык ширкәтләре һәм гараж кооперативлары рәисләре шәһәр участокларында санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү буенча эш алып бара, ә идарәче компанияләр йорт яны территорияләрен җыештыруны оештыра.

Сезне дә, хөрмәтле яшел үзәнлеләр, шәһәребезне чистарак һәм матуррак итәргә чакырабыз! 


Нет комментариев