Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кыз аферистлар кармагына эләккән
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кыз аферистлар кармагына эләккән

3–9 ноябрьдә эчке эшләр бүлегендә 31 җинаять теркәлгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 25е – шәһәрдә, 6сы районда булган. 9 җинаять ачылган. Шуның кадәресе «кайнар эздән». 2 талау, 16 урлау, 11 мошенниклык булган.

Норлат авылының М.Фәйзуллин урамындагы йортның биген ватып кереп, билгесез затлар телевизор приставкасын, пультын, газ кабызгычын урлап чыккан. Хуҗабикәсе – 72 яшьлек хатын-кызга 1100 сумлык зыян килгән.

Зур Ключи авылының Клубная урамындагы 20нче йортта урнашкан асфальт-бетон заводы территориясеннән 150 мең сумлык инструментлар урланган. Тикшерү алып барыла.

Яшел Үзәндә яшәүче 62 яшьлек хаты-нкыз аферистлар кармагына эләккән. Санкцияләнмәгән банк операциясен юкка чыгаруны тәкъдим итүчегә ышануы аркасында 650900 сум акчасыннан колак каккан. 


Нет комментариев