Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче ир-ат кул бармакларын өшеткән

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 899 чакыру килгән.

Фото: редакция архивыннан

Шуларның 531е – шәһәрдән, 368е районнан булган. 387 кешене госпитализацияләгәннәр: шәһәрдән – 279, районнан – 108.

Комсомольская урамында билгесез кешеләр кыйнап, кабыргалары сынган 37 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган. Аны травмпунктка китергәннәр.

Тиховнин урамында билгесез шартларда кул бармакларын өшеткән 60 яшьлек иргә медицина ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

Комаров урамында өйдәше кыйнаган 43 яшьлек хатын-кызга беренче ярдәм күрсәтелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев