Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр бара

Районыбызның һәр оешмасында гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча җаваплы хезмәткәрләр шәһәр хакимияте бинасындагы штабка җыелды.

Зур күләмле өйрәнүләрдә федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, учреждениеләр һәм оешмалар катнаша. Тренировкаларны тәүлек дәвамында 2 этапта үткәрү планлаштырыла. Укулар барышында штаб һәм практик характердагы чаралар каралган. Халык әлеге тренировка чарасына аңлап карарга һәм мөмкин булган мәгълүмати провокацияләргә бирешмәскә тиеш.

 Өйрәнүләрнең максаты – табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне бетергәндә Гражданнар оборонасы чараларын оештыру һәм идарә итү мәсьәләләрендә җитәкчеләрнең һәм белгечләренең белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен камилләштерү, шулай ук гражданнар оборонасы буенча беренче чираттагы чараларны үтәү. Моннан тыш, күнегүләрнең төп максатлары арасында идарә органнарының һәм гражданнар оборонасы көчләренең әзерлеген тикшерү. Тренировка барышында төрле гадәттән тыш хәлләр шартларында авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләрне башкару буенча теоретик һәм практик чаралар үткәрелә. 

-Бүгенге өйрәнүләрне чынлыкта кулланырга язмасын, дөньялар тыныч булсын, әмма без әзер торырга тиеш, - диде Яшел Үзән районы буенча гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчесе Вячеслав Долганов.

4 октябрьдә тавыш сиреналары белән хәбәр итү системаларын тикшерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев