Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә боз өстендәге юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча укулар узды

Яшел Үзән – Карамалы Тау боз кичүендә ашыгыч хезмәтләрнең тактик-строй әзерлеге үткәрелде.

Коткаручылар, табиблар һәм юл хезмәтләре боз өстендәге авария нәтиҗәләрен бетерүдәге эш-гамәлләрен шомартты.

Уку сценарие буенча, кичүдә ике автомобиль бәрелешә. Тизлекне арттыру сәбәпле, машиналарның берсе җитди зыян күрә һәм яна башлый, ә икенчесе юл полосасыннан чыгып, боз астына төшеп бата. Ике транспорт чарасының да салоннарында кешеләр була.

Укулар ике этапта узды. Башта хәбәр итү системасы һәм барлык ведомстволарның гадәттән тыш хәл урынына оператив килеп җитүе башкарылды. Аннары катнашучылар практик гамәлләргә күчте.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев