Яшел Үзәндә атасы улының күкрәгенә һәм башына пычак кадаган
Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 34 җинаять теркәлгән.
Шуларның 24е – шәһәрдә, 10ысы районда булган. 6 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 14 урлау, 16 мошенниклык, 1 транспорт чарасын урлау, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 җинаять теркәлгән.
Осиновода 62 яшьлек ир, ызгыш чыгу нәтиҗәсендә, 40 яшьлек исерек улының күкрәгенә һәм башына пычак кадаган. Зыян күрүчене хирургиягә госпитализацияләгәннәр.
Королев урамындагы кибеттән 10244 сумлык товар урлаган 17 яшьлек кыз тотылган.
Билгесез зат 76 яшьлек хатын-кызга акчасын декларацияләүне тәкъдим иткән. Моңа ышанган пенсионер ханым 400 мең сум акчасын йорт ишегалдына килгән курьерга үз куллары белән тапшырган һәм алданганын аңлагач, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Тургенев урамыннан 23 яшьлек ирнең «Лада Гранта» автомобилен урлаганнар. Моның буенча 19 яшьлек яшел үзәнле шик астына алынган.
Чулпан Гыйсмәтуллина фотосы, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев