Яшел Үзәндә «Ата-аналар университеты» программасы кысаларында «Сезнең кулларда балаларның иминлеге» темасына ата-аналар җыелышы узды
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Ата-аналар университеты» программасы кысаларында «Сезнең кулларда балаларның иминлеге» темасына ата-аналар җыелышы узды

Чарада Яшел Үзән районының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рамил Идиятуллин, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты укытуның техник чаралары лабораториясе хезмәткәре Арслан Мингалиев катнашты.

Ата-аналар җыелышлары М.В.Ломоносов исемендәге 18нче лицей базасында, Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә үткәрелде. Җыелышка килүчеләрнең саны 1317дән артык иде.

Педагогик составка һәм ата-аналарга мәгълүмати материалларны «Белем бирү тирәлегенең куркынычсызлыгы» темасы буенча буклетлар рәвешендә тараттылар.

Чара районнарда экстремизмга һәм террорчылыкка каршы көрәш программасы кысаларында уздырыла.

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев