Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән укучыларын суднолар төзү дөньясына «штурвал артына» бастырдылар

30 гыйнвар көнне Яшел Үзән суднолар төзү көллияте базасында «Инженерия дулкынында» бизнес-уены узды. Анда шәһәр һәм районның ун мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучылары катнашты.

Командалар суднолар төзү заводы эшен модельләштерде — билгеләнгән срокларда һәм иң зур табыш белән корабль төзеде, өстәмә биремнәр үтәде һәм үз эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

Укучылар суднолар төзү үзенчәлекләре, материаллар һәм җиһазлар сатып алу, персонал сайлау принциплары белән танышты.

Бизнес-уен нәтиҗәләре буенча күппрофильле 18 нче лицей һәм Свияжск урта мәктәбе командалары җиңүче дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев