Яшел Үзән спортчылары - халыкара турнир җиңүчеләре
Яшәеш

Яшел Үзән спортчылары - халыкара турнир җиңүчеләре

РСШОР «Динамо» тәрбияләнүчеләре Электросталь шәһәрендә чирәмдәге хоккей буенча ачык халыкара турнирда катнашты.

Спортчылар берьюлы 2 җиңү алып кайтты:

Алтын – 2014-2015 елларда туган хоккейчы кызлар, тренерлары – Людмила Юшкова.

Көмеш – 2017 елда туган хоккейчы кызлар, тренерлары – Радик Сабитов.

Тагын бер күңелле яңалык – Людмила Юшкова чирәмдәге хоккей буенча Россия җыелма командасының баш тренеры постына билгеләнде.

Спортчыларны һәм аларның тренерларын яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев